Россия Федерациясе Президенты кабул иткән Карар нигезендә, Россия Федерациясе Федераль сак хезмәтенең Нигезләмәсе буенча, Татарстан Республикасындагы Махсус элемтә һәм мәгълүмат үзәге хакимият органнары арасында иҗтимагый-сәяси мониторинг үткәрә.
Бу мониторинг сораштыру бүген – 22 июль көнне Балтачта да узды. Район башкарма комитетының утырышлар залында VII чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлауларга әзерлек уңаеннан, Россия Федерациясе федераль сак хезмәтенең Татарстан Республикасындагы Махсус элемтә һәм мәгълүмат үзәге белгечләре сораштыру уздырды. Сораштыру Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга әзерлек һәм Россия җирлегендә сәяси партияләрнең рейтингын билгеләүгә багышланган иде. Әлеге чарада район Советы, башкарма комитеты белгечләре һәм төрле оешмаларда хезмәт куючы райондашларыбыз катнашты.