Рамил Рашитович ат җигеп күрсәтте.

2016 елның 27 июле, чәршәмбе

Бәйрәмнең тагын бер истә калырлык һәм кабатланмас, эксклюзив вакыйгасы булып район башлыгы Рамил Нотфуллинның ат җигеп күрсәтүе булды.

Рамил Рашитович ат җигү осталыгы бәйгесендә катнашкан ир-егетләргә сокланып карап торганнан соң үзен сынап карарга булды. Билгеле инде, бәйгедә катнашучылардан аермалы буларак, ул вакытка ярышмады. Ә балачак һәм яшүсмер егет чорын искә алып, тәмен белеп кенә башкарды. Читтә карап торган бертөркем җитәкчеләр көнләшеп тә, сокланып та күзәттеләр район башлыгының ат иярләвен. Рамил Рашитовичның юкка гына тотынмавын аңлагандай, ат та бер горурлык белән кешнәп куйды. Туарып, бер әйләндереп килгәндә, сәгатьләр буе бер урында сабыр гына басып торган малкай аңа рәхмәтле дә булгандыр әле. Рамил Рашитович һәр этапны төгәл, җитез, оста башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International