"Терлекчеләр слеты"ның мөхтәрәм кунагы - ТР Премьер министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готович Әхмәтов.

2016 елның 27 июле, чәршәмбе

«Терлекчеләр слеты» районыбыз тарихында элек тә булган, 20 елдан соң авыл хезмәтчәненә дан җырлаучы бу бәйрәм кабаттан торгызылды. Бөрбашта авыл һәм республика мөселман балалар Сабан туе уза торган мәйданда бүген – 26 июль көнне районыбызның авыл хуҗалыгы өлкәсенең терлекчелек тармагында хезмәт куючы 1500гә якын хезмәтчәне бәйрәмгә җыйналды.

 

Бәйрәмнең ачылу тантанасына кадәр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов район башлыгы Рамил Нотфуллин белән бергә вертолетта районыбыз кырлары белән танышып чыкты. Министр райондагы урып-җыю кампаниясенең барышына уңай бәя бирде. Үзенең фикер-тәкъдимнәрен белдерде.

 

– Балтач кырларын вертолет белән өстән карап йөргәндә чәчүлек җирләренең ничек эшкәртелүе, игеннәрнең өлгереше яхшы күренә. Җирдән дөрес файдаланып, нәтиҗәле эшләргә кирәк. Бүгенге көндә көзге чәчүгә катлаулы ашлама эзләү белән шөгыльләнәбез. Шушы көннәрдә әлеге мәсьәлә хәл ителәчәк. Урып-җыю эшләре бик әйбәт башкарыла. Тырышасыз! Терлекчелек тармагынам килгәндә ярты елда 33 тоннадан артык сөт савып алгансыз - бу бит бер елга 66 тонна дигән сүз. Сезгә елына 100 тонна сөт җитештерү бурычы куйган очракта да башкарып чыгарсыз дип ышанам, – диде Марат Готывич үзенең райондашларыбызның тырышлыгын хуплап.

 

Агымдагы елның ярты еллыгында терлекчелек өлкәсе буенча районда 33254 тонна сөт савылган, 3461 тонна ит җитештерелгән һәм 8104 баш яшь терлек алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International