Күктә - кояш, ә сәхнәдә "йолдызлар" балкыды.

2016 елның 27 июле, чәршәмбе

Бәйрәм концерты кояш белән бергә уянган, иртә таңнан хезмәткә тотынган авыл халкы, җанлы, иртәнге авыл тормышын чагылдырган матур компазиция белән башланып китте. Район мәдәният үзәге хезмәткәрләре, сәнгать мәктәбе укучылары театральләштерелгән тамашалар, республика сәхнәләрендә чыгыш ясап, призлы урыннар яулаган концерт номерларын тәкъдим иттеләр. Районыбызның моң ияләре Римма Гарәпшина, Рәшит Сабиров, Рәмзис Галипов, Айсылу Асадуллина, Лилия Чартинова һәм башка үзешчәннәребезнең чыгышларын алга таба популяр эстрада артистлары алмаштырды. Алсу-Азат Фазлыевлар, Радик Шакиров, Миләүшә Сафина, Рәсим Фәсыйхов, Диләрә Вахитова кебек якташ җырчыларыбыз белән беррәттән Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов мактаулы хезмәтчәннәребезгә матур җырларын яңгыратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International