ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2016 ел
җомга

2016 елның үзәк китапханәнең методик бүлеге сентябрь аенда «Галиябанулар бармы дөньяда?» дип исемләнгән плакат ачык трибуна игълан итте. Танылган драматург Мирхәйдәр Фәйзинең 125 еллыгы уңаеннан уздырылган бу чарада яшьләр (яшь 15-24) үзләренең куелган сорауга фикерләрен авыл китапханәләренә урнаштырылган ватман битенә яздылар. Бүгенге көндә авыл китапханәләреннән фикерләр язылган плакатлар үзәк китапханәнең методик бүлегенә җыелып бетте. Плакатларда 313 яшь кешенең фикере урын алган. Алар төрле. Яшьләрнең бүгенге көндә «Галиябануларның» барлыгына ышанычлары куандыра. Күпләре үзләренең сөйгәннәрен «Галиябану» белән тиңлиләр. «Юк» дип кискен җавап бирүчеләр дә бар. Ләкин фикерләргә караганда егетләр Галиябану кебек, кызлар Хәлил кебек егетләрне көтә икән. Кайбер фикерләр үзләренең кыюлыклары , тирәнлекләре белән шаккатыра. Күп яшьләр Галиябануның мәхәббәткә тугрылыгын урынга куйганнар үзләренең беренче һәм әби-бабаларының мәхәббәткә хыянәт итми яшәүләрен мисалга китергәннәр.


13
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген  13 октябрь көнне  “Балтач” универсаль спорткомплексында район күләмендә пенсия яшендәге өлкәннәр арасында уздырыла торган традицион рәвештә  “Өченче буын” спартакиадасы булды

16  октябрь – якшәмбе көнне, сезон  ябылу уңаеннан, “Сабантуй” ял һәм спорт паркында “Татарстан” авыл хуҗалыгы җәмгыяте призына ат чабышлары үткәрелә. Ат чабышы сәгать 11.00дә башлана. Хөрмәтле райондашлар, рәхим итегез!

13 октябрь көнне  “Балтач” универсаль спорткомплексында район күләмендә пенсия яшендәге өлкәннәр арасында уздырыла торган традицион “Өченче буын” спартакиадасы була.  Әлеге чара район ветераннар Советы, яшьләр эше һәм  спорт бүлеге тарафыннан оештырыла.

2016 нче елның 13 октябрендә “Социаль туризм» программасы кысаларында Чепьядагы социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы инвалидлар hәм пенсионерлар татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗатына багышланган “Тукай – Кырлай” музеенда экскурсиядә булдылар.

Алтын көзнең көтеп алган бәйрәмнәренең берсе булган өлкәннәр көне күңелләргә мәрхәмәтлелек, җаннарга  илаһи бер җылылык өсти. Беренчедән  сары төскә кергән табигать үзенең салават күперенә тиң нәфис сүрәтләре белән җиһанга кабатланмас сихри бизәкләр бүләк итсә, икенчедән кешелекнең асыл затлары өлкән буын вәкилләренә игътибар, ихтирам хисләре арта.  Яңгул китапханәчеләре  оештырган ,,Картлыкны шатлык итеп “ –дип исемләнгән бу чара да матур хатирәләрне, күңелле мизгелләрне үз эченә алган бәйрәм буларак истә калды.Кичәгә килгән өлкәннәргә чәй өстәле артында  яңа китапларга обзор үткәреп,әле картаймыйча,сәламәт булып безнең китапханәнең озак еллар китап укучысы булуларын теләдек.

 


12
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бу елның 12 нче октябрендә өлкәннәр көне уңаеннан  “Наз” социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә Абрамова Елизавета Егор  кызы белән  очрашу булып узды. Абрамова Елизавета барлык тернәкләнүчеләрне өлкәннәр көне белән котлады һәм изге теләкләр юллады.

 

8 октябрь көнне Арбор авыл китапханәсендә "Картаймый икән йөрәк" исемендә төрле елларда мәдәнияттә эшләп лаеклы ялдагы өлкәннәребез белән очрашу оештырылды. Өлкәннәребез яшьлекләрен искә төшереп, үзләре эшләгән вакытларны сагынып искә алдылар.


11
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Өлкәннәр көне уңаеннан агымдагы елның 11 октябрендә “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенә Арбор мәдәният йорты хезмәтчәннәре хәйрия концерты белән килделәр. Концертны мәдәният  йорты җитәкчесе Габделхаков Марат баянда көй уйнау белән башлап җибәрде. Әлеге чара төрле шаян мәзәкләр, такмаклар, дәртле биюләр, моңлы җырлар белән бергә аралашып  барды. 

   Агымдагы елның 10 октябрендә “Наз”тернәкләндерү бүлекчәсендә “Өлкәннәр ункөнлеге” уңаеннан Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Балтач муниципаль районының  Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гатиятуллина Алсу Фариз кызы һәм  “Наз” социаль хезмәт күрсәтү директоры Ахмадиева Гөлнара Айдар кызы, Арча районы буенча Дәүләт алькогол инспекторының әйдәп баручы белгече Сафина Гөлназ белән очрашу булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International