Елизавета Абрамова белән очрашу.

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

Бу елның 12 нче октябрендә өлкәннәр көне уңаеннан  “Наз” социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә Абрамова Елизавета Егор  кызы белән  очрашу булып узды. Абрамова Елизавета барлык тернәкләнүчеләрне өлкәннәр көне белән котлады һәм изге теләкләр юллады.

Бу чара башында  ул үзенең авыр балалык еллары турында сөйләде. Чөнки ул еллар Бөек Ватан сугышы башланган чорга туры килә. Ул бу еллардагы авырлыкларны, ачлыкны күргән кеше буларак сөйләде. Шулай да Абрамова Елизаветаның бик шат күнелле, җор телле булуы аңа озак яшәргә мөмкинлек бирә. Мондый очрашулар тернәкләнүчеләрнең  күнелләрендә якты истәлекләр калдыра, тернәкләнүгә уңай нәтиҗә бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International