21 нче октябрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсе фонды мәктәпкәчә яшьтәге, мәктәп балалары һәм аларның әти-әниләре өчен татар һәм рус телләрендәгекитаплар белән баетылды. Сабыйлар өчен төрле исемдәге әкият, шигырь китаплары укып шатланса, мәктәп балалары һәм өлкәннәр башкалабыз Казанга, аның шәхесләренә багышланган китаплардан күп мәгълүмат табачак.
Хөрмәтле китап укучыларыбыз! Сезне китапханәбез залларында көтеп калабыз.
14 нче октябрь көнне “Әкият” курчак театрында Республика балалар китапханәсе оештырган «В сказке вера в дружбу и мир живет» исемле бәйге- фестиваленең тантаналы йомгаклау чарасы узды. Субаш авыл китапханәсенең китап укучы Гатиатуллин Фәнил белән Эльвира гаиләсе бу тантаналы чарада катнашып “Диплом Лауреата республиканского конкурса читающих семей «В сказке вера в дружбу и мир живет»” исемле Диплом һәм истәлек бүләгенә лаек булдылар. Чара тәмамланганнан соң Казаныбызның истәлекле урыннарына сәяхәт кылдылар.
19 октябрь көнне Балтач урта мәктәбенең 6А сыйныф укучылары Гарифуллина Нурия Котдусовна җитәкчелегендә Балтач үзәк балалар китапханәсендә кунакта булдылар. Укучылар китапханәбезнең төрле бүлекләренә сәяхәт кылганнан соң, китапханәнең уку залында библиографик дәрестә катнаштылар. Дәрестә китапханәче китап укучыларыбызны энциклопедияләр, сүзлекләр, газет, журналлар белән таныштырды, районыбыздагы, Татарстандагы, Россиядәге китапханәләр турында кинофильм карадылар, библиографик уенда катнаштылар.
Улисьял авылында сабантуй бэйрэме булат торган болынга 120 топ агач утыртылды
Районда шахмат сезоны ачылу уңаеннан, 22 октябрь - шимбә көнне Чепья урта мәктәбе базасында Таһир Кадыймов истәлегенә һәм Чепья торак-куммуналь хуҗалык оешмасы призына укучылар һәм зурлар арасында шахмат ярышлары була. Ярышлар сәгать 9.00да башлана. Рәхим итегез!
Чепья балалар китапханәсенә Мәскәү шәһәрендә балалар өчен нәшер ителгән шактый күләмдә китаплар кайтты. Бу яңа басмалар хакында китап укучыларга төрле формада хәбәр ителде. Иң үтемлесе -мәгълүмати хат- урта мәктәпнең белдерүләр тактасына кече һәм урта яшьтәге китап укучылар өчен аерым китаплар исемлеге эленде. Нәтиҗәсе де озак көттермәде- яңа басмалар балалар тарафыннан тиз арада алынып бетте.
10 октябрьдән 105 FМ ешлыгында эфирга чыгучы “Кайтаваз” радиосының тапшырулар сәгатенә үзгәрешләр керде. “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе белән яңартылган килешү нигезендә, радио программа һәр атнаның чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә көндезге сәгать 13.00дән 14.00кә кадәр эфирга чыгачак.
2016 елның 16 сентябрендә - сары көзнең ямьле көнендә ат чабышы сезонын ябу уңаеннан, "Сабантуй" паркы янындагы мәйданда "Татарстан" авыл хуҗалыгы җәмгыяте призына ат чабышлары булды.
"Татарстан" җәмгыте инде озак еллардан бирле нәселле һәм чабышкы атлар үстерү, үрчетү һәм ярышларга әзерләү белән шөгыльләнә. Сабантуйларында, башка төрле бәйрәм уңаеннан үтә торган ат чабышларында әлеге җәмгыять атлары җитезлекләре белән сынатмый, призлы урыннар яулап килә.
2016 елның үзәк китапханәнең методик бүлеге сентябрь аенда «Галиябанулар бармы дөньяда?» дип исемләнгән плакат ачык трибуна игълан итте. Танылган драматург Мирхәйдәр Фәйзинең 125 еллыгы уңаеннан уздырылган бу чарада яшьләр (яшь 15-24) үзләренең куелган сорауга фикерләрен авыл китапханәләренә урнаштырылган ватман битенә яздылар. Бүгенге көндә авыл китапханәләреннән фикерләр язылган плакатлар үзәк китапханәнең методик бүлегенә җыелып бетте. Плакатларда 313 яшь кешенең фикере урын алган. Алар төрле. Яшьләрнең бүгенге көндә «Галиябануларның» барлыгына ышанычлары куандыра. Күпләре үзләренең сөйгәннәрен «Галиябану» белән тиңлиләр. «Юк» дип кискен җавап бирүчеләр дә бар. Ләкин фикерләргә караганда егетләр Галиябану кебек, кызлар Хәлил кебек егетләрне көтә икән. Кайбер фикерләр үзләренең кыюлыклары , тирәнлекләре белән шаккатыра. Күп яшьләр Галиябануның мәхәббәткә тугрылыгын урынга куйганнар үзләренең беренче һәм әби-бабаларының мәхәббәткә хыянәт итми яшәүләрен мисалга китергәннәр.