2 ноябрь көнне, сәгать 11.00 - 13.00 кадәр ТР Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Мансур улы Ибәтов район халкын кабул итәчәк.
Балигъ булмаганнарның хокукларын яклау һәм юридик консультацияләр алу мөмкинлеге тудыру максатыннан, 8 ноябрь көнне Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча Вәкаләтлек Аппаратында кабул итүләр оештырыла. Адресы: Казан, К.Маркс урамы, 61 йорт, 2нче кат. Гражданнарны бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Любисовна Удачина белән республиканың баш суд приставы Радик Мөдәрисович Ильясов тыңлаячак. Сораулары-мөрәҗәгатьләре булган иптәшләр (8843) 236-61-64 телефон номеры аша шалтыратып языла ала.
25 октябрь көнне Борнак авыл китапханәсендә "Китаплар иленә рәхим ит!" исемле библиографик дәрес 1 сыйныф укучылары белән үткәрелде.Әлеге чараны үткәрүнең максаты-китапханәне пропагандалау,укучының китап укуга булган кызыксынуын үстереп,китап укуны ихтыяҗга әйләндерүгә ирешү."Китап ничек туа?"исемле презентация караганнан соң укучылар яңа китаплар белән таныштылар.Укучы балаларга "Китап укучы таныклыгы" һәм истәлекле бүләк тапшырылды.Китапханәдә оештырылган "Туган як тарихы"музее белән дә танышып бик күп мәгълүмат алдылар.
27 октябрь көнне Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллинның Татарстан Республикасы буенча ярдәмчесе Раил Рафаиль улы Шәмсетдинов «БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси партиясе Балтач бүлеге башкарма комитеты бүлмәсендә ( Балтач бистәсе, үзәк китапханә бинасы, 3 кат, ЗАГС ягыннан керергә) сәгать 10.00 – 11.30 жәмәгатьчелекне кабул итә.
21 октябрь көнне Карадуган авыл китапханәсендә Бакый Зыятдинов
исемендәге Карадуган гимназиясенең 3-4 сыйныф укучылары белән
“Тапкырлар һәм зирәкләр “ бәйгесе үткәрелде. Укучылар 2 командага бүленеп , төрле сорауларга , җавап таптылар биремнәргә, уеннарда
катнашып, тапкырлыкта , зирәклектә көч сынаштылар. Очколарны күп
туплап, “Зирәкләр” командасы җиңүче исеменә лаек булды.
Карадуган авыл китапханәсендә Б. Зыятдинов исемендәге гимназиянең 1-2 сыйныф укучылары белән
Хәтер көненә багышланган “ Үз тарихыңны яхшы бел” исеме белән
әңгәмә уздырылды. “ Уйлар илтә үткәнгә...” дигән исемдә китап
күргәзмәсе төзелеп, китапларга обзор ясалды, Ркаил Зәйдулланың
“Таҗы Татар” китабыннан өзекләр кычкырып укылды.
2016 елның 21 октябрьдә “Социаль туризм» программасы кысаларында «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнүчеләр Чепьяда урнашкан «Халыклар дуслыгы» музеена сәяхәт кылдылар.
21 нче октябрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсе фонды мәктәпкәчә яшьтәге, мәктәп балалары һәм аларның әти-әниләре өчен татар һәм рус телләрендәгекитаплар белән баетылды. Сабыйлар өчен төрле исемдәге әкият, шигырь китаплары укып шатланса, мәктәп балалары һәм өлкәннәр башкалабыз Казанга, аның шәхесләренә багышланган китаплардан күп мәгълүмат табачак.
Хөрмәтле китап укучыларыбыз! Сезне китапханәбез залларында көтеп калабыз.
14 нче октябрь көнне “Әкият” курчак театрында Республика балалар китапханәсе оештырган «В сказке вера в дружбу и мир живет» исемле бәйге- фестиваленең тантаналы йомгаклау чарасы узды. Субаш авыл китапханәсенең китап укучы Гатиатуллин Фәнил белән Эльвира гаиләсе бу тантаналы чарада катнашып “Диплом Лауреата республиканского конкурса читающих семей «В сказке вера в дружбу и мир живет»” исемле Диплом һәм истәлек бүләгенә лаек булдылар. Чара тәмамланганнан соң Казаныбызның истәлекле урыннарына сәяхәт кылдылар.