Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча Вәкаләтлек Аппаратында кабул итүләр оештырыла

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

Балигъ булмаганнарның хокукларын яклау һәм юридик консультацияләр алу мөмкинлеге тудыру максатыннан, 8 ноябрь көнне Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча Вәкаләтлек Аппаратында кабул итүләр оештырыла. Адресы: Казан, К.Маркс урамы, 61 йорт, 2нче кат. Гражданнарны бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Любисовна Удачина белән республиканың баш суд приставы Радик Мөдәрисович Ильясов тыңлаячак. Сораулары-мөрәҗәгатьләре булган иптәшләр (8843) 236-61-64 телефон номеры аша шалтыратып языла ала.

Мәгълүмат өчен район социаль яклау бүлегенең "Наз" үзәгенә 8(84368) 2-65-05 шалтыратырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International