25 октябрь көнне Борнак авыл китапханәсендә "Китаплар иленә рәхим ит!" исемле библиографик дәрес 1 сыйныф укучыларына үткәрелде.Әлеге чараны үткәрүнең максаты-китапханәне пропагандалау,укучының китап укуга булган кызыксынуын үстереп,китап укуны ихтыяҗга әйләндерүгә ирешү."Китап ничек туа?"исемле презентация караганнан соң укучылар яңа китаплар белән таныштылар.Укучы балаларга "Китап укучы таныклыгы" һәм истәлекле бүләк тапшырылды.Китапханәдә оештырылган "Туган як тарихы" музее белән танышып бик күп мәгълүмат алдылар.