ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2016 ел
шимбә

Районда шахмат сезоны ачылу уңаеннан, 29 октябрь - шимбә көнне Чепья урта мәктәбе базасында Таһир Кадыймов истәлегенә һәм Чепья торак-куммуналь хуҗалык оешмасы призына укучылар һәм зурлар арасында шахмат ярышлары була. Ярышлар сәгать 9.00да башлана. Рәхим итегез!

4 ноябрь көнне «Балтач» спорт комплексында бертуган абыйлы-энеле Таҗетдиновлар призына бадминтон буенча районкүләм ярышлар була. Ярышлар дүрт төрдә үтәчәк: 

Салымнар җир, мөлкәт, транспорт өчен бүленә. Район буенча барлыгы 95% уведомление килгән. Халыкка 14 мең 395 данә өләшенгән. Әлеге салымнар тулысынча җыелган очракта 35 миллион 202 мең сум акча керергә тиеш. Тик бүгенге көнгә шул сумманың 5 миллион 914 мең 810 сумы гына кергән. Бу барлык күләмнең 16, 8 % кына тәшкил итә. Республикада 45 район арасында безнең район 16нчы урында тора. 

28 октябрь көнендә, Балтач районы ГХАТ бүлеге залында яшь 14 яше тулган гражданнарга паспорт бирү тантанасы булып узды. Бу чараны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова ачып җибәрде. Паспорт килеп чыгу тарихына тукталып узганнан соң, яшь гражданнарыбызны бүген кулларына мөһим документ алулары белән котлады.

 28 октябрь көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җитәкчелегендә электрон түләү һәм салымнарны түләү буенча Балтач урта мәктәбендә район мәгариф учреждениеләре директорлары белән җыелыш үтте. 

Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров бюджет өлкәсендә хезмәт куючыларның барысы да тиешле дәрәҗәдә торак-куммуналь түләүләрне электрон вариантта башкарсалар, санаулы, кадерле минутлары үз файдаларына калыр иде, дип басым ясады. 

Район мәдәният үзәгендә узган җыелышта да электрон хезмәтләрдән уңышлы файдалану, табибка күренү өчен язылу, балалар бакчасына чиратка басу, ЗАГСка гариза бирү, айлык түләүләрне электрон вариантта башкару кебек көндәлек тормышта кирәкле мәгълүматлар җиткерелде. 

Октябрь аеның соңгы якшәмбесе автомобиль йөртүчеләр көне буларак билгеләп үтелә. Руль артында хезмәт куйган һәркемне һөнәри бәйрәм–автотранспорт хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Гаиләләрегезгә бәхет-куанычлар, үзегезгә саулык-сәламәтлек һәм иминлек телим. 


28
октябрь, 2016 ел
җомга

Балтач  “Наз” үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт  күрсәтү бүлекчәсендә социаль карамакта торучы Йосыпова Нурания яңа йортка күчте.  Нурания апа үз рәхмәтләрен «Якты юл» җитәкчесе Хәкимов Раифка һәм   Балтач “Наз” үзәге белгечләренә белдерде. Яңа йортка күчүе белән  “Наз” үзәгенең  өйгә барып социаль хезмәт  күрсәтү бүлекчәсе белгече Гүзәл Кәлимуллина котлады. Нурания апа чәчәкләр үстерә, бигрәктә яран гөлләрен ярата. “Бу шөгыль минем кәефне күтәрә,“- дип әйтә ул.


26
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

26 октябрь көнне Балтач үзәк китапханәсендә "Салават күпере"тозлы камырдан эшләнмәләр клубы үз эшчәнлеген янәдән башлап җибәрде.

4 ноябрь көнне, сәгать 19.00дә район мәдәният үзәгендә яңа мәдәният һәм сәнгать сезоны ачылу уңаеннан,  "Җомга көн кич белән"  дип исемләнгән музыкаль кичә була. 

Бу көндә шулай ук "Халыклар бердәмлеге көне" дә билгеләп үтелә. Бу тарихи көн зур әһәмияткә, тирән рухи көчкә, туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфатлар бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Әлеге кыйммәтләр бәйрәм кичәсендә дә чагылачак. Һәм гомумән, алар Балтач җирлегендә гомер итүче төрле милләт халкының яшәү рәвешендә дә күренә. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International