Салымнар җир, мөлкәт, транспорт өчен бүленә. Район буенча барлыгы 95% уведомление килгән. Халыкка 14 мең 395 данә өләшенгән. Әлеге салымнар тулысынча җыелган очракта 35 миллион 202 мең сум акча керергә тиеш. Тик бүгенге көнгә шул сумманың 5 миллион 914 мең 810 сумы гына кергән. Бу барлык күләмнең 16, 8 % кына тәшкил итә. Республикада 45 район арасында безнең район 16нчы урында тора.
Хөрмәтле райондашлар һәм оешма җитәкчеләре, мәгълүм булганча, барлык төр салымнарны да 1 декабрьгә кадәр түләп бетерү бурычы куелды. Әгәр дә сез электрон вариантта үзегезнең шәхси кабинетыгызны булдыргансыз икән, бу очракта сезгә почта аша салым түләү буенча уведомление килмәячәк. Димәк, сез салымнарны электрон вариантта башкарырга тиеш буласыз.