Район мәдәният үзәгендә узган җыелышта да электрон хезмәтләрдән уңышлы файдалану, табибка күренү өчен язылу, балалар бакчасына чиратка басу, ЗАГСка гариза бирү, айлык түләүләрне электрон вариантта башкару кебек көндәлек тормышта кирәкле мәгълүматлар җиткерелде.
"Бюджет тармагында хезмәт куючылардан район Советы, район башкарма комитеты коллективлары 100% дәрәҗәдә бердәм рәвештә электрон хезмәтләрдән кулланалар. Мин үзем дә һәр ай саен түләүләрне электрон вариантта башкарам. Баштарак авыр кебек тоелса, хәзер бер авырлыгын да тоймыйм. Чират торасы юк, күпме вакыт янга кала. Хезмәт хакы банк картасына күчүгә түләүләрне түләп куям", диде район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров. Һәм үз үрнәгендә районның хезмәт коллективларын да эшләргә чакырды.
Мәдәният учреждениеләре арасында очраклы рәвештә тикшерелгән 43 хезмәткәрнең 23%ы гына электрон вариантта түләгән. 76%ы бу эшне кирәк санамаган, почта хезмәте аша башкарган, ә 1 хезмәткәр каты көнкүреш калдыкларын җыйган өчен оешма белән ике арада төзелә торган килешүгә кул куюдан баш тартканлыгы ачыкланды.
Киләсе айда үткәрелә торган чираттагы җыелышта җитешсезлекләрне бетерергә, салымнарны түләргә, электрон хезмәтләрдән файдалануда активлашырга кирәклеге ассызыкланды.