Мәдәнияттә сезон ачыла

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе
  1. 4 ноябрь көнне, сәгать 19.00дә район мәдәният үзәгендә яңа мәдәният һәм сәнгать сезоны ачылу уңаеннан,  "Җомга көн кич белән"  дип исемләнгән музыкаль кичә була. 

    Бу көндә шулай ук "Халыклар бердәмлеге көне" дә билгеләп үтелә. Бу тарихи көн зур әһәмияткә, тирән рухи көчкә, туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфатлар бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Әлеге кыйммәтләр бәйрәм кичәсендә дә чагылачак. Һәм гомумән, алар Балтач җирлегендә гомер итүче төрле милләт халкының яшәү рәвешендә дә күренә. 

    Яңа сезонда үтәчәк районкүләм бәйгеләр исемлеге: 

    - "Хезмәтем һәм җыр-моңнарым, Балтачым, сиңа багышлана!" - районның авыл җирлекләре арасында үзешчән сәнгать бәйгесе.

    - «Бердәм булып хезмәт итү кирәк, Иман, әхлак, гореф сагында...» мәдәният учреждениеләренең  фольклор коллективлары арасында сморт-конкурс.

    - "Россиядә кино елы" уңаеннан,   «Бамбарбия! Киргуду!» исеме астында авыл җирлекләре арасында КВН уеннары. 

    - «Катанчи усьтиське» (Пәрдә ачыла - Занавес открывается) районда удмурт милләтеннән булган мәдәният учреждениеләренең драма коллективлары арасында конкурс.

    - «Шулдыр жыт» (Күңелле кич - Веселый вечер) районкүләм удмурт мәдәниятле учреждениеләр арасында үзешчән сәнгать бәйгесе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International