ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

28 октябрь көнне үзәк китапханәдә китапханәчеләр өчен семинар уздырылды. Семинар барышында уздырылган бәйгеләргә нәтиҗә ясалды, эш өчен яңа елы бәйгеләрнең нигезләмәләре таратылды. Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән буктрейлер күрсәтелеп аның эшләнеше хакында аңлатылды. Кенәбаш филиалы мөдире Э.Галиахметова өстәмә белем бирү институтында укып, алып кайткан яңа эш алымнары хакында сөйләде. Семинарның практик өлешендә үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән «Күктә йолдызлар - җирдә язмышлар» дип исемләнгән әдәби йолдызнамә күрсәтелде.


31
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

28 октябрь көнне үзәк китапханәдә китапханәчеләр өчен семинар уздырылды. Семинар барышында уздырылган бәйгеләргә нәтиҗә ясалды, эш өчен яңа елы бәйгеләрнең нигезләмәләре таратылды. Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән буктрейлер күрсәтелеп аның эшләнеше хакында аңлатылды. Кенәбаш филиалы мөдире Э.Галиахметова өстәмә белем бирү институтында укып, алып кайткан яңа эш алымнары хакында сөйләде. Семинарның практик өлешендә үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән «Күктә йолдызлар - җирдә язмышлар» дип исемләнгән әдәби йолдызнамә күрсәтелде.

Югары Ушма авылы халкы 29 октябрь көнне, кышын кар саклау максатыннан, кырда агачлар утырттылар. Әлеге изге эштә Югары Ушма башлангыч мәктәбе укытучылары һәм әти-әниләр комитеты, авыл өлкәннәре, "Сорнай" җәмгыяте хезмәткәрләре актив рәвештә үзләренең өлешләрен керттеләр. Катнашкан һәркем "Кеше үз гомерендә агач утыртырга, йорт салырга һәм мәрхәмәтле балалар үстерергә тиеш!" - дигән гыйбарәне истә тотып башкардылар.

2016 нче елның 28 нче октябрендә Татарстан республикасының халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министырлыгында гаилә үәм балаларга социаль хезмәт күрсәтүче дәүләт оешмалары арасында үткәрелгән балигъ булмаганнарга карата көч куллану һәм мәрхәмәтсез карашны кисәтүгә юнәлдерелгән республикакуләм конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Балтач районы “Наз” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтүче белгечләре тарафыннан эшләнгән “Семья +» проекты III урынны яулады һәм фотоаппарат белән буләкләнде.


29
октябрь, 2016 ел
шимбә

Карадуган авыл китапханәсендә Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең 3-4 сыйныф укучылары белән “Тапкырлар һәм зирәкләр “ бәйгесе үткәрелде. Укучылар 2 командага бүленеп, төрле сорауларга, җавап таптылар биремнәргә, уеннарда катнашып, тапкырлыкта , зирәклектә көч сынаштылар. Нәтиҗәдә, “Зирәкләр” командасы җиңү яулады.

Якшәмбе көнне - 30 октябрьдә кул көрәше буенча Россиянең спорт остасы, Салавыч авылы егете Айрат Зыятдинов истәлегенә ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында кул көрәше үткәрелә. 

Ярышлар ир-егетләргә 60, 70, 80 һәм 80нән югары, ә хатын-кызлар өчен 55, 65, 75 һәм 75тән югары үлчәү авырлыклары арасында үткәрелә. 

Быел ноябрь башында Балтачлылар өч көн рәттән ял итәчәк. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 4, 5 һәм 6 ноябрь ял көннәре булачак, ә 3 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскара. 

Район почта бүлекчәсе ноябрь ае дәвамында якшәмбе көннәрдә салым түләүләре кабул итәчәк. 
Бүгенге көндә халыкка салым өчен түләү кәгазьләре килә башлады. Банкларда, почталарда чиратлар хасил булмасын өчен район почта элемтәсе ноябрь ае дәвамында якшәмбе көнне 9.00-14.00 сәгатьләрдә эшләячәк. Бу көнне салым өчен түләүләр генә кабул ителәчәк. 

Балигъ булмаган балалар арасында җинаятьчелекне, хокук бозуларны булдырмый калу чараларын оештыру һәм контрольдә тоту максатыннан, 26 октябрьдә видеоконференция режимында киңәшмә булды. 
 

Кышка да озак калмады. Көннәр суытып, җир өсте катырганчы, тирә-якны тәртипкә китереп калдыру өчен өмәләр оештырылу таләп ителә. Шушы уңайдан, күп кенә авыл җирлекләрендә ял һәм якшәмбе көннәрендә социаль объектлар янын, чишмә буйларын һәм зиратларны тәртипкә китерү эшләре башкарылачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International