Карадуган авылы китапханәсеннән балалар өзелми.

2016 елның 29 октябре, шимбә

Карадуган авыл китапханәсендә Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең 3-4 сыйныф укучылары белән “Тапкырлар һәм зирәкләр “ бәйгесе үткәрелде. Укучылар 2 командага бүленеп, төрле сорауларга, җавап таптылар биремнәргә, уеннарда катнашып, тапкырлыкта , зирәклектә көч сынаштылар. Нәтиҗәдә, “Зирәкләр” командасы җиңү яулады.

Ә икенче көнне гимназиянең 1-2 сыйныф укучылары белән Хәтер көненә багышланган “ Үз тарихыңны яхшы бел” исемдә әңгәмә уздырылды. “ Уйлар илтә үткәнгә...” дигән китап күргәзмәсе төзелеп, китапларга обзор ясалды, Ркаил Зәйдулланың “Таҗы Татар” китабыннан өзекләр кычкырып укылды, дип хәбәр итәләр Карадуганнан. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International