Кышка да озак калмады. Көннәр суытып, җир өсте катырганчы, тирә-якны тәртипкә китереп калдыру өчен өмәләр оештырылу таләп ителә. Шушы уңайдан, күп кенә авыл җирлекләрендә ял һәм якшәмбе көннәрендә социаль объектлар янын, чишмә буйларын һәм зиратларны тәртипкә китерү эшләре башкарылачак.
Зиратларыбыз. чыннан да, бүгенге көндә үзләренең чисталыклары ягыннан сөендерә алмыйлар. Ауган, сынган агачлардан, әрәмәлекләрдән, алдагы еллардан калган чүп өемнәреннән аларны арындырырга, зиратның капка-коймаларын төзекләндерергә кирәк. Мәңгелек йорт урыннары рәнҗеп ятарга тиеш түгел.
Хөрмәтле райондашларыбыз, сезне актив рәвештә өмәләрдә катнашырга чакырабыз.