Үзәк почтада салым түләр өчен махсус көн билгеләнде

2016 елның 29 октябре, шимбә

Район почта бүлекчәсе ноябрь ае дәвамында якшәмбе көннәрдә салым түләүләре кабул итәчәк. 
Бүгенге көндә халыкка салым өчен түләү кәгазьләре килә башлады. Банкларда, почталарда чиратлар хасил булмасын өчен район почта элемтәсе ноябрь ае дәвамында якшәмбе көнне 9.00-14.00 сәгатьләрдә эшләячәк. Бу көнне салым өчен түләүләр генә кабул ителәчәк. 
– 1 ноябргә кадәр уведомлениеләр алмасагыз, кичекмәстән, салым инспекциясенә мөрәҗәгать итегез һәм салымнарны түләүне соңгы көнгә кадәр калдырмагыз, – ди 10 номерлы районара салым инспекциясе җитәкчесе Руфинә Гыйләҗева. 
Тагын шунысын да әйтеп узу кирәк, 18-19 ноябрь көннәрендә “Ачык ишекләр” көне үтәчәк. Райондашларыбыз 18е көнне 8.00–20.00, ә 19ында 10.00– 15.00 сәгатьләргә кадәр салым инспекциясенә килеп, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таба алачак. 

Гөлзидә Газизуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International