Салавычта кул көрәше була

2016 елның 29 октябре, шимбә

Якшәмбе көнне - 30 октябрьдә кул көрәше буенча Россиянең спорт остасы, Салавыч авылы егете Айрат Зыятдинов истәлегенә ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында кул көрәше үткәрелә. 

Ярышлар ир-егетләргә 60, 70, 80 һәм 80нән югары, ә хатын-кызлар өчен 55, 65, 75 һәм 75тән югары үлчәү авырлыклары арасында үткәрелә. 

Ярышлар сәгать 9.00да Салавыч мәдәният йортында башлана. Барлык кул көрәше спортын яратучы райондашларыбызны әлеге чараны тамаша кылырга чакырып калабыз. Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International