ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 9 аенда республикабыз юлларында балалар катнашы белән 473 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда 11 баланың гомере өзелеп, 498 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, аварияләр саны 44кә арткан, үлүче балаларның саны 2гә кимегән, ә яраланучылар 47 балага арткан. Яшь җәяүлеләр катнашы белән булган аварияләрнең артуы ЮХИДИ хезмәткәрләрен бик тә борчуга сала. Караңгы вакытта юлда йөргәндә балаларга мәҗбүри рәвештә яктылык кайтаручы элементлар булдыру сорала.

2017 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу бара. Шул исәптән безнең “Хезмәт” газетасына да. Райондашларыбызның күпчелеге инде язылырга да өлгерде. Дөнья мәшәкатьләре белән онытылып, әлегә “Хезмәт”кә язылмагансыз икән, кичекмәстән, почта бүлекчәләренә яки хат ташучыларга мөрәҗәгать итегез. Киләсе яртыеллыкта да бергә булыйк! 

Җәй башында редакциябезгә үзәк хастаханәгә бара торган юлныӊ, «Ислам нуры» мәчете янында урнашкан күпере, йөрмәслек хәлгә килүе турында хәбәр иткәннәр иде. Дөрестән дә, җәяүлеләр юлыннан йөрерлек булмагач¸ хастаханәгә баручылар хәтта бала арбасы тартып олы юлдан йөрергә мәҗбүр булдылар. Бу мәсьәлә район башлыгы Рамил Нотфуллин югарылыгында күтәрелде, бистә башкарма комитет җитәкчесе Илдар Габдрахмановка эшләтүнеӊ юлларын табарга кушылды. Ул үз чиратында Балтач юл-төзү һәм ремонтлау бүлеге җитәкчесе Рашит Ильясовка мөрәҗәгать итә. Мөмкинлеге булганда һәрвакыт ярдәм кулы сузарга торган җитәкче бу юлы да халык соравын якын кабул итә. Нәтиҗәдә, оешма  хисабыннан бу күпер төзелде, тиешле урынына вак таш та түшәлде. Мәчеткә көндәлек бу юлдан  йөручеләр дә бу җитәкчегә үзләренеӊ рәхмәтләрен җиткерәләр.

 

Иске универмаг  чатынанн төшкән урам асфальт белән түшәлгән, анысы да әлегә таушалмаган, чокырлар барлыкка килмәгән. Инде шушындый җирдә дә Балтач юл төзү һәм ремонтлау участогы егетләре тагы нәрсә казыйлар икән, дисәм, сәбәбе ачыкланды. Көчле яӊгырлар яуганда  суныӊ юлга сыймыйча акканын да, көзге яӊгырныӊ бу өслектә бозлавыкка әйләнеп, монда куркыныч шугалак ясалганын да күргән бар шул. Нәкъ менә шундый хәвеф-хәтәр килеп чыкмасын өчен юл кырында җир астыннан су юлы, ягъни «ливневка» ясыйлар икән егетләр. Үзәктәге икенче номерлы балалар бакчасы, базар, элекеге мунча бинасы каршында  тар юлны зурайтып, нәкъ шушылай эшләгәннәр иде һәм бик уӊайлы булып чыкты. Бу юлы да башкарылган эшләр файдага булсын, дип теләп калабыз.

Быел да традициягә тугры калып, 5 ноябрь көнне «Балтач» спорткомпексында район беренчелегенә Тимирязев исемендәге җәмгыять призына татарча көрәш ярышлары була. 

Ярышларда авыл хуҗалыгы җәмгыяте, районның оешма һәм учреждение командалары һәм районыбыз җирлегендәге көрәшчеләр катнаша ала. 18 яшьтән өлкән 60, 65, 70, 75, 80, 90, 100 кг. һәм 100 килограммнан югары үлчәү авырлыгындагы ир-егетләрне келәмнәрдә көч сынашырга көтеп калабыз.

Иртәнге сәгать 8.00-9.30да теркәлү һәм үлчәнү, 10.00да - көрәш башлана.

"Мөслим районында 29 октябрь көнне традицион уен коралларында уйнаучыларның «Аһәңле Татарстан» исемле республика фестивале булып узды. Бу мәртәбәле сәнгать бәйгесендә районыбызның "Орчык" гөсләчеләр ансамбле, һәм ялгыз башкаручы буларак, әниле-уллы Айсылу һәм Рамазан Әсадуллиннар катнашты. Алар Гала-концертта чыгыш ясадылар. 

Бистәбездә «Иман нуры» исемле яӊа мәчетнеӊ манарасын күтәрә башлаячаклар, дип газетабызда һәм сайтыбызда хәбәр иткән идек. Чын күӊелдән, Аллаһ ризалыгы өчен тырышып хезмәт куйган егетләрнеӊ уртак хезмәте нәтиҗәсендә манара күккә аша, тәмамларга да ерак калмый. Чиратта түбә ябу эшләре булачак. Мәчетнеӊ төзелешенә үзеннән өлеш кертергә теләгән кешеләр өлгерә алалар әле, монда эш һәркемгә житә

29 октябрь көнне райондашларыбыз башкалада чираттагы ярминкәдә катнашып кайттылар. Районыбызның 10 авыл хуҗалыгы җәмгыяте, район кулланучылар оешмасы, Балтач сөт-май комбинаты, “Хәләл” индустриаль парк, "Якуп-торг" сәүдә оешмасы, крестьян-фермер хуҗалыкларыннан Әхмәтхан Гәрәев, Айдар Сәмигуллин, шәхси эшмәкәрләрдән абыйлы-энеле Фәнил һәм Фәрит Әхкәмовлар үзләре җитештергән товар-продукцияләре белән "Агропромпарк"та сату иттеләр. Барлыгы 28 автомашина белән барып, 78 кеше башкала халкына сәүдә хезмәте күрсәтте.

Агымдагы елның 28нче октябрендә Татарстан Республикасының Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтүче дәүләт оешмалары арасында үткәрелгән балигъ булмаганнарга карата көч куллану һәм мәрхәмәтсез карашны кисәтүгә юнәлдерелгән республикакуләм конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Балтач районы “Наз” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтүче белгечләре тарафыннан эшләнгән “Семья +» проекты III урынны яулады һәм фотоаппарат белән бүләкләнде.

28 октябрь көнне үзәк китапханәдә китапханәчеләр өчен семинар уздырылды. Семинар барышында уздырылган бәйгеләргә нәтиҗә ясалды, эш өчен яңа елы бәйгеләрнең нигезләмәләре таратылды. Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән буктрейлер күрсәтелеп аның эшләнеше хакында аңлатылды. Кенәбаш филиалы мөдире Э.Галиахметова өстәмә белем бирү институтында укып, алып кайткан яңа эш алымнары хакында сөйләде. Семинарның практик өлешендә үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән «Күктә йолдызлар - җирдә язмышлар» дип исемләнгән әдәби йолдызнамә күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International