"Мөслим районында 29 октябрь көнне традицион уен коралларында уйнаучыларның «Аһәңле Татарстан» исемле республика фестивале булып узды. Бу мәртәбәле сәнгать бәйгесендә районыбызның "Орчык" гөсләчеләр ансамбле, һәм ялгыз башкаручы буларак, әниле-уллы Айсылу һәм Рамазан Әсадуллиннар катнашты. Алар Гала-концертта чыгыш ясадылар.
Әсадуллиннар традицияләрне саклау өчен Дипломнарга лаек булды. Ә "Орчык" 1нче дәрәҗә Лауреат исемен яулады.
Республиканың төрле районнарыннан килгән иҗат коллективлары белән таныштык. Мөслим буйлап экскурсиягә дә алып бардылар. Яңа төзелгән паркта булдык, Туган якны өйрәнү һәм сәнгать мәктәбе музейларына алып керделәр. Бик ошады!" - дип үзенең шатлыклары белән уртаклашты Айсылу Асадуллина.
Райондашларыбызны җиңүләре белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз.