“Хезмәт” газетасына язылу дәвам итә

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

2017 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу бара. Шул исәптән безнең “Хезмәт” газетасына да. Райондашларыбызның күпчелеге инде язылырга да өлгерде. Дөнья мәшәкатьләре белән онытылып, әлегә “Хезмәт”кә язылмагансыз икән, кичекмәстән, почта бүлекчәләренә яки хат ташучыларга мөрәҗәгать итегез. Киләсе яртыеллыкта да бергә булыйк! 

Хөрмәтле райондашлар, шунысын да исегезгә төшереп үтик, “Татмедиа” җәмгыяте 2017 елның беренче яртыеллыгына матбугатка язылучылар арасында янәдән призлар уйната, төп приз кабат – телевизор, аннан кала өч цифрлы фотоаппарат, шулай ук Кукмарада җитештерелгән сыйфатлы аш-су кирәк-яраклары. Ә иң күп газета-журналларга язылучы райондашларыбызны да кызыксындыру бүләкләре көтә. Акциянең шартлары гади, бары Татмедиа”га караган кимендә 3 газета-журналга языласы гына һәм аның берсе безнең “Хезмәт” булыр, дип ышанасы килә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International