Кече Лызи балалар бакчасында“Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим“ дигән республика бәйгесенең район этабы узды. Анда рус телле тәрбиячеләр үзләренең татар телен белүләрен һәм этномәдәни региональ компонет белән эшләү тәҗрибәсен күрсәттеләр.
Нәни дусларыбызның көзге каникулларының санаулы көннәре генә калып бара. Бу тарафтан, Көек авылы балалры белән “Тылсымлы китап дөньясы” темасы астында китап уку көне оештырдык. Балалар бик теләп төсле, матур китапларны алып карап кына калмадылар, бәләкәй вакыттан яратып укыган әкиятләрен, шигырләрен дә сөйләп күрсәттеләр. Яңа китапларны да бик теләп күзәттеләр, үзләре яратып өлгергән “Балачак-күңелле чак” почмагыннан зихеннәрен төрле төсләр белән баетып кайтып киттеләр.
4 ноябрь көнне, сәгать 19.00дә район мәдәният үзәгендә яңа мәдәният һәм сәнгать сезоны ачылу уңаеннан, "Җомга көн кич белән" дип исемләнгән музыкаль кичә була дип хәбәр иткән идек инде. Бу кичә тәмамлануга ук - 21.00 сәгатьтә "Бөтенроссия сәнгать төне" акциясе кысаларында, "Россия киносы елы"на багышлап, «Рудольф Нуриев. Рудик» дип исемләнгән мәгънәле нәфис фильм күрсәтелә.
Балтачыбыз үзешчәннәренең чыгышларын, мәдәният яңалыкларын үз итүчеләрне, кино сәнгатенә гашыйк райондашларыбызны "Сәнгать төне"н бергәләшеп үткәрергә чакырабыз!
Шушы көннәрдә Көек авылы яшьләре белән берлектә “Яшәү яме...” дигән темага әңгәмә оештырдык. Ни өчен әлеге теманы күп нокта белән калдырдыкмы, алар һәрберсе дә алга куйган хыял-теләкләрен үзләре дәвам итеп бетерергә тиеш иделәр. Түгәрәк өстәл артында күптөрле фикерләр тыңланылды, әлеге фикерләшүдән соң, Аллага шөкер!, авыл яшьләре өметсез түгел дигән фикердә калдым. Кечкенә генә авыл булуга карамастан, алар үзләренең идеяларын, максатларын каушамыйча җиткерә беләләр, якты киләчәк турында хыялланалар. Ә иң мөһиме туган җир, туган як сулышын онытмый, биредә калу ягын карыйлар. Миңа калса иң зур сөенеч әти-әни өчен үз буын чылбырыңны дәвам итүчеләрне калдыра алу да!!!! Әңгәмә азагында хыял-теләкләрен коллаж формасында ватман битенә урнаштырдылар, әлеге алым да бик уңышлы булды! Шөкер, киләчәктә барлык максатлар да тормышка ашсын, бөреләнгән яшь агачлар шау яшеллектә утырган кебек яшь буыныбыз да бәхетле тормышлар да яшәр дигән теләктә калыйк!!!
Репрессия корбаннарына искә алу көне уңаеннан, район башлыгы исеменнән күчтәнәч-пакетлар тапшырылды.
Бүгенге көндә безнең районда 16 репрессия корбаны яши. Искә алу көне уңаеннан әлеге кешеләргә Балтач муниципаль районы башлыгы исеменнән күчтәнәч-пакетлар тапшырылды.
29 октябрьдә районыбызның «Балкыш» җыр һәм бию ансамбленең Рәйфә Фәритовна Рамазанова җитәкчелегендәге хореография коллективы “Шома бас!” татар халык һәм этнографик биюләре буенча хореография һәм фольклор коллективларының смотр-конкурсының Саба районында узган зона турында катнашып, Дипломант исеменә лаек булды. Шулай ук әлеге коллектив "Халык" исеме дигән дәрәҗәләрен раслады. Быелгы конкурс татарның беренче балетмейстеры Гай Таһировның 110 еллыгына багышланды.
Хөрмәтле суд приставлары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез суд приставлары көне белән ихластан котлыйбыз.
Гражданнарның, юридик затларның һәм дәүләтнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга, үтәүгә, суд абруен күтәрүгә юнәлдерелгән хәбәрдарлык, бурычка тугрылык, Ватанга намуслы хезмәт итүегез белән сез ихтирам һәм хөрмәткә лаек. Суд приставлары эшчәнлеге районның социаль-икътисади хәленә турыдан-туры йогынты ясый
4 ноябрь көнне Балтачта һәм Чепьяда бәйрәм алды ярминкәләре була. Ярминкә иртәнге сәгать 7. 00дә башлана. Рәхим итегез!
Искәрмә!!! Ярминкә оештырылу сәбәпле, район үзәгендә Ленин урамының үзәк китапханә бинасыннан алып, "Гиппократ" даруханәсенә кадәр өлеше иртәнге сәгать 6.00дан башлап, көндезге 12.00гә кадәр ябылып торачак. Шушы вакыт эчендә Нариман урамында транспорт агымы ике яклы хәрәкәт итәчәк.
28 октябрь көнне Норма авылы мәдәният йортында "Көзге бал" кичәсе гөрләде. Бәйрәм кичәсе кызыклы бәйгеләр, төрле конкурслар һәм музыкаль сәхифәләр белән үрелеп барды. Яшьләр бик теләп катнаштылар. Тамашачы чыгышларны яратып кабул итте, көчле алкышларга күмде.
18 ноябрьдә – Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне, район үзәк китапханәсе бинасында 10.00 - 12.00 сәгатьләрдә бала хокукына бәйле мәсьәләләр буенча бушлай хокукый ярдәм күрсәтелә.
Чараларда федераль башкарма хакимият органнарының Татарстан буенча территориаль органнары, Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә, мәгариф һәм башка оешма органнары вәкилләре, адвокатлар һәм нотариуслар катнаша.