ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Куныр авылында яшәүче Бибинәгыймә Дәүләтшә кызы Галиуллинага 6 ноябрь көнне 90 яшь тулды. Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина,Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Әсхәдуллин, җаваплылыгы чикләнгән “Якты юл” җәмгыяте рәисе Раиф Хакимовлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент В.В. Путиннын котлау открыткасын,Балтач муниципаль район башлыгы, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. 

Бүгенге көндә Бибинәгыймә апа улы һәм килене тәрбиясендә яши.

Балтач мәктәбенең 11 сыйныфы укучысы Йосыпова Динә (укытучысы Гөлнар Илдар кызы Хәйруллина) Казан шәһәрендә узган дәүләт телләре буенча Бөтенрәсәй күләмендәге олимпиаданың региональ этапның призеры буларак, 2-4 ноябрьдә Мәскәү шәһәрендә үткән олимпиаданың йомгаклау чарасында катнашты. Динә Йосыпова Мәскәүдән зур җиңүләр белән кайтты. Мәктәп укучылары һәм студентлары арасында Россия Федерациясе дәүләт телләре буенча Россиякүләм олимпиаданың көмеш призеры булды. 

Динәне һәм укытучысы Гөлнар Хәйруллинаны ихластан бу олуг җиңүләре белән котлыйбыз. Киләчәктә дә зур уңышлар телибез

3-5 ноябрь көннәрендә Мамадыш шәһәрендә республика күләмендә муниципаль хезмәткәрләрнең V спартакиадасы кысаларында, волейбол яршлары булып үтте. Ике көн барган ярышларда 18 команда арасында безнең Балтач районы командасы үз югарылыгын саклап калып, беренче призлы урынны яулап кайтты. Хезмәткәрләребезне бу зур җиңүләре белән ихластан тәбриклибез!!! Афәрин!!!

Команда составында уйнадылар:

Наил Сабирҗанов - тренер-капитан, район башлыгы урынбасары;
Рамил Шакиров - район башкарма комитеты җитәкчесе;
Гатауллин Тимур - Норма авыл җирлеге башлыгы;
Рөстәм Заһидуллин - район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе;
Айрат Хәйруллин - район яшьләр эше һәм спорт бүлегенең баш белгече;
Фәнис Галимҗанов - район экономика бүлеге җитәкчесе;
Илнар Мөбәракшин - район җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы белегече;
Илшат Галимуллин - район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.


7
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Кеше нинди генә өлкәдә эшләмәсен, башкаларның эш үрнәкләрен күреп, өйрәнеп кенә уңышларга ирешә ала. Аеруча чит төбәкләргә барып кайтсаң, чагыштырыр әйберләр күп була.
    Җәй аенда    район үзәк китапханәсе  Малмыж үзәк китапханәсендә   "Я здесь живу, и край мне этот дорог" өлкәара семинарда катнашты. Семинарда   шулай ук Чепья авыл китапханәчесе  Зиатдинова Зәлия дә катнашты һәм районыбызның көнкүреше  белән таныштырганнан соң, китапханә эшендәге   тәҗрибәләре белән уртаклашты, яңа эш алымнары  турында сөйләде. Чыгыш өчен презентация дә әзерләнгән иде. Күршеләр безнең эш алымнарына сокландылар һәм безгә килергә дә теләкләре барын җиткерделәр.  Һәм менә Малмыж районының авыл китапханәчеләре берәм-берәм кунакка да килә башладылар. Ноябрь башында килгән Пар-Китәк авылы китапханәчесе Трухина Алефтина Николаевна журналларның шактый булуына, яңа китапларның күплегенә, интернет эшләвенә, җиһазларга , матурлыкка  үзенең соклануын яшермәде. Китапханәчеләр алга таба да элемтәләрне югалтмаска, һәрдаим тәҗрибә белән уртаклашып торырга дип саубуллаштылар


6
ноябрь, 2016 ел
якшәмбе

   Куныр авылында яшәүче Бибинәгыймә Дәүләтшә кызы Галиуллинага6 ноябрь көнне 90 яшь тулды


3
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бөрбаш авыл җирлегендә 29 һәм 30 октябрь көннәрендә Бөрбаш, Алан, Бөрбаш-Сәрдегәне авыллары зиратларында авыл халкы көче белән җыештыру өмәләре үткәрелде.

30, 31 октября и 1 ноября в населенных пунктах Бурбаш, Алан, Бурбашский Сардыган Бурбашского сельского поселения состоялись сходы. На сходах выступал глава Бурбашского сельского поселения. Он говорил о назначении на 20 ноября 2016 года местный референдум по вопросу введения и использования средств самообложения граждан на территории Бурбашского сельского поселения Балтасинского муниципального района Республики Татарстан. Также ознакомил население вопросами, вносимыми на местном референдуме.

Алтын көзебез вак адымнары белән җиһаныбыз буйлап атлап барганда октябрьнең соңгы көннәрендә Көек китапханәсендә “Алтын көзем-гомер язым” дигән тематик-муз. кичә үткәрдек. Ничә яшьтә булуга карамастан, күңел һәрвакыт 18 дә булсын дигән максат белән куелды бу тема да. Үзенә күрә бер, көзне олылап каршы алу, җыеп алынган уңышның муллыгын барлау бәйрәме рухын алды бу кичә. Җыр-бию белән килгән тамашачыны сөендерсәк, шул ук вакытта зиһен камиллеген дә сынап төрле башваткычлар, мәкальләр белән тулылындырып бардык. Уеннар ярдәмендә кичә үзгә бер күңелле тамаша кебек булды.

   Шеңшеңәр авылында яшәүче Рәкыйбә Хафиз кызы Шәфигуллинага 2 ноябрь көнне 90 яшь тулды.

 


2
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Узган атнада Балтач урта мәктәбендә  РФ Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан оешмасы хезмәткәрләре тарафынан оештырылган  район мәгариф хезмәткәрләренең  профсоюз оешмалары вәкилләре, балалар бакчалары, мәктәп җитәкчеләре белән зур киңәшмә уздырылды. Соңгы 5 елда мондый очрашуларның булмавы сорауларның, ачыклык кертелергә тиешле мәсьәләләрнең  күп булуын аңлата.  Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан оешмасы хезмәткәрләре рәисе Юрий Прохоров үзенең чыгышында гомуми мәсьәләләргә тукталып китте. Шулай 3 ноябрдә булачак укытучылар өчен билгеләнгән имтиханнар турында сүз буды.

    Соңрак чыгыш ясаган реском вәкилләре Диләрә Бургуева, Михаил Алексанов хезмәт мөнәсәбәтләренә кагылышлы мәсьәләрне яктырттылар, сорауларга җавап бирделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International