Куныр авылында яшәүче Бибинәгыймә Дәүләтшә кызы Галиуллинага6 ноябрь көнне 90 яшь тулды. Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина,Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Әсхәдуллин, җаваплылыгы чикләнгән “Якты юл” җәмгыяте рәисе Раиф Хакимовлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент В.В. Путиннын котлау открыткасын,Балтач муниципаль район башлыгы, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Бүгенге көндә Бибинәгыймә апа улы һәм килене тәрбиясендә яши.