Узган атнада Балтач урта мәктәбендә РФ Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан оешмасы хезмәткәрләре тарафынан оештырылган район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмалары вәкилләре, балалар бакчалары, мәктәп җитәкчеләре белән зур киңәшмә уздырылды. Соңгы 5 елда мондый очрашуларның булмавы сорауларның, ачыклык кертелергә тиешле мәсьәләләрнең күп булуын аңлата. Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан оешмасы хезмәткәрләре рәисе Юрий Прохоров үзенең чыгышында гомуми мәсьәләләргә тукталып китте. Шулай 3 ноябрдә булачак укытучылар өчен билгеләнгән имтиханнар турында сүз буды.
Соңрак чыгыш ясаган реском вәкилләре Диләрә Бургуева, Михаил Алексанов хезмәт мөнәсәбәтләренә кагылышлы мәсьәләрне яктырттылар, сорауларга җавап бирделәр.
(10).jpg)