18 ноябрьдә – Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне, район үзәк китапханәсе бинасында 10.00 - 12.00 сәгатьләрдә бала хокукына бәйле мәсьәләләр буенча бушлай хокукый ярдәм күрсәтелә.
Чараларда федераль башкарма хакимият органнарының Татарстан буенча территориаль органнары, Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә, мәгариф һәм башка оешма органнары вәкилләре, адвокатлар һәм нотариуслар катнаша.
Бар җиһанны аклык чорнап алган мәлдә Чепья балалар китапханәсендә урта мәктәпнең 2 а сыйныф укучылары өчен "Все про зиму" чарасы үткәрелде. "Укучының мәдәни көндәлеге" проектына караган бу чарада яңа кайткан китапларга ,кыш турында әдәби әсәрләргә күзәтү ясалды, кышкы табышмакларга җавап табылды. Соңыннан балаларның кәгазьдән кисеп ясаган кар бөртекләре арасыннан иң матурлары сайланды. Чара ахырында балаларның йөзләрендә күтәренке кәеф чагылса, букчаларына призлар һәм китаплар салынды.Чеп
2016 елның 8 ноябрендә Балтач районы “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенә Куныр мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия концерты белән килделәр. Закирова Разия Гайфетдин кызы җитәкчелегендә оештырылган концерт бик күңелле узды.
"Сорнай" җәмгыятендә районыбызның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре инженерлары катнашында узган семинар-киңәшмәдә тәҗрибә уртаклашырдай һәм үрнәк алырдай мисаллар шактый иде. Биредә авыл хуҗалыгы машиналарының 2016 елгы сакланышына һәм хәзерге көндә бара торган ремонтның (СХМ) барышына бәя бирелде. Шулай ук иске, яраксыз техникаларны гамәлдән төшерү һәм яңа 2017 елгы эш сезонына планнар белән таныштылар.
2016 нче елның 8 ноябрендә Балтач районы “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенә Кунырмәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия концерты белән килделәр. Закирова Разия Гайфетдин кызы җитәкчелегендә оештырылган концерт бик күңелле узды.
Кеше нинди генә өлкәдә эшләмәсен, башкаларның эш үрнәкләрен күреп, өйрәнеп кенә уңышларга ирешә ала. Аеруча чит төбәкләргә барып кайтсаң, чагыштырыр әйберләр күп була.
Җәй аенда район үзәк китапханәсе Малмыж үзәк китапханәсендә "Я здесь живу, и край мне этот дорог" өлкәара семинарда катнашты. Семинарда шулай ук Чепья авыл китапханәчесе Зәлия Зиатдинова да бар иде. Ул районыбызның көнкүреше белән таныштырганнан соң, китапханә эшендәге тәҗрибәләре белән уртаклашты, яңа эш алымнары турында сөйләде. Чыгыш өчен презентация дә әзерләнгән иде. Күршеләр безнең эш алымнарына сокландылар һәм безгә килергә дә теләкләре барын җиткерделәр. Һәм менә Малмыж районының авыл китапханәчеләре берәм-берәм кунакка да килә башладылар. Ноябрь башында килгән Пар-Китәк авылы китапханәчесе Трухина Алефтина Николаевна журналларның шактый булуына, яңа китапларның күплегенә, интернет эшләвенә, җиһазларга, матурлыкка үзенең соклануын яшермәде. Китапханәчеләр алга таба да элемтәләрне югалтмаска, һәрдаим тәҗрибә белән уртаклашып торырга дип саубуллаштылар
Балтач районының бертөркем аграр яшьләре ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән һөнәри бәйгедә катнашып, призлы урыннар алуга ирешүе хакында хәбәр иткән идек инде. Шунысы сөенечле аларның күбесе беренче урында.
Район җитәкчелеге 3 ноябрь көнне авыл хуҗалыгында хезмәт куючы һәм республикакүләм бәйгедә катнашкан яшьләрнең һәммәсен дә кафега дәшеп, кунак итте.
Хөрмәтләүне оештыручы район спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин белән районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин үзләре дә катнашты. Бәйгегә барлыгы Балтач районыннан 25 егет-кыз катнашырга теләк белдергән булган.
– Башка елларны яшьләрне өндәп, үгетләп йөрергә туры килә иде, быел үзләре инициатива белдерделәр, теләп катнаштылар, җиңүләре дә гадел”, – ди Рөстәм Заһидуллин.
Яшьләргә истәлек бүләкләре, Мактау таныклыклары тапшырылды.
11 ноябрь көнне башкаланың Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда Халык театрларының "Идел-Йорт”– 2016 төбәкара фестиваль-конкурсының йомгаклау тантанасы була. Бу чарада район Халык театрының Раннур Әүхәдиев җитәкчелегендәге коллектив Наил Гәетбаев әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Кызлар килде авылга” музыкаль комедиясе белән катнаша. Алар жюри һәм тамашачы хөкеменә әсәрне кабаттан сәхнәдә куеп күрсәтәләр. Ә ахырда бүләкләү тантанасы булачак. Райондашларыбызга уңышлар насыйп булсын!
4 ноябрь көнне район мәдәният үзәгендә 2017 елга яңа мәдәни сезон ачылды.
Әлеге чарада узган елгы сезонда конкурс һәм бәйгеләрдә җиңү яулаган иң яхшы иҗат коллективларының һәм башкаручыларның чыгышлары белән үрелеп барды. Ел дәвамында башкарылган эшләргә, эшчәнлеккә күзәтү ясалды. Тамашачы тарафыннан югары бәя алган спектакльдән өзек, күренекле шәхесләребезнең юбилей кичәләреннән истәлекле мизгелләр дә тәкъдим ителде. Үзенчәлекле сценарий, кабатланмас чыгышлар, дәртле биюләр тамашачы күңеленә хуш килде.
Бу көндә Росия күләмендә "Сәнгать төне" буларак билгеләп үтелүе дә үзенчәлекле булды. Тамашачыга нәфис фильм күрсәтелде.
Яңа сезонда районыбыз үзешчәннәренә иҗади уңышлар, бетмәс көч, сүнмәс дәрт һәм сәламәтлек теләп калабыз!
Берничә көн элек Балтач мәктәбе базасында “Форпост” мәктәп отрядлары арасында пневматик мылтыктан ату ярышлары булып узды.