Балтачның аграр яшьләренә хөрмәт зурдан.

2016 елның 8 ноябре, сишәмбе

Балтач районының бертөркем аграр яшьләре ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән һөнәри бәйгедә катнашып, призлы урыннар алуга ирешүе хакында хәбәр иткән идек инде. Шунысы сөенечле аларның күбесе беренче урында. 
Район җитәкчелеге 3 ноябрь көнне авыл хуҗалыгында хезмәт куючы һәм республикакүләм бәйгедә катнашкан яшьләрнең һәммәсен дә кафега дәшеп, кунак итте.
Хөрмәтләүне оештыручы район спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин белән районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин үзләре дә катнашты. Бәйгегә барлыгы Балтач районыннан 25 егет-кыз катнашырга теләк белдергән булган. 
– Башка елларны яшьләрне өндәп, үгетләп йөрергә туры килә иде, быел үзләре инициатива белдерделәр, теләп катнаштылар, җиңүләре дә гадел”, – ди Рөстәм Заһидуллин. 

Яшьләргә истәлек бүләкләре, Мактау таныклыклары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International