Укучылар коралдан ату осталыкларын күрсәттеләр.

2016 елның 8 ноябре, сишәмбе

Берничә көн элек Балтач мәктәбе базасында “Форпост” мәктәп отрядлары арасында пневматик мылтыктан ату ярышлары булып узды.

Аны районның “Форпост” үзәге оештырды. Барлыгы 18 мәктәп катнашты. Урта мәктәпләр арасында беренчелекне – Балтач мәктәбе, икенчелекне Куныр, өченчелекне Урта Көшкәт мәктәпләре алды. Шәхси беренчелектә егетләрдән Алмаз Иванов (Балтач мәктәбе), икенчелектә – Риназ Әхмадуллин (Салавыч), өченчелектә – Рәмис Мөсәгыйтов (Куныр), кызлардан призлы урыннарны Эльвира Шиһапова (Балтач), Сылу Мөхәммәтҗанова (Балтач), Диана Григорьева (Урта Көшкәт) бүлешкән. Гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Субаш мәктәбе – беренче, Пыжмара–икенче, Шубан – өченче урында. Егетләрдән- кызлардан призлы урыннарда Рәдис Гафурҗанов (Субаш), Индира Николаева (икесе дә Субаштан) – беренче, Рәсим Габдрахманов (Сосна), Гөлназ Җәмилева (Пыжмара) – икенче, Булат Исмәгыйлев (Шубан), Исламия Садыйкова (икесе дә Шубаннан)–өченче. “Җиңүче командаларга Кубоклар, ә иң оста атучыларга Мактау таныклыклары белән медальләр тапшырылды”, дип хәбәр итә районның “Форпост” үзәге директоры Фердинант Гыйлемҗанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International