Балтачта балаларга бушлай хокукый ярдәм күрсәтелә.

2016 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

18 ноябрьдә – Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне, район үзәк китапханәсе бинасында 10.00 - 12.00 сәгатьләрдә бала хокукына бәйле мәсьәләләр буенча бушлай хокукый ярдәм күрсәтелә. 

Чараларда федераль башкарма хакимият органнарының Татарстан буенча территориаль органнары, Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә, мәгариф һәм башка оешма органнары вәкилләре, адвокатлар һәм нотариуслар катнаша. 

Бу көнне Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә бала хокукына бәйле мәсьәләләр, опека һәм балалар белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрнең юридик аспектлары буенча лекция һәм семинарлар, шулай ук ятимнәр, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, шундый балаларны үз гаиләсенә тәрбиягә алырга теләгән затлар, уллыкка алучылар, инвалид балалар, аларның законлы вәкилләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар узачак. 

Белешмәләр өчен телефоннар: 8(84368) 2-54-37 - район башкарма комитетының юридик бүлеге һәм 2-41-43 - район социаль яклау бүлегенең юрист консультанты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International