Бар җиһанны аклык чорнап алган мәлдә Чепья балалар китапханәсендә урта мәктәпнең 2 а сыйныф укучылары өчен "Все про зиму" чарасы үткәрелде. "Укучының мәдәни көндәлеге" проектына караган бу чарада яңа кайткан китапларга ,кыш турында әдәби әсәрләргә күзәтү ясалды, кышкы табышмакларга җавап табылды. Соңыннан балаларның кәгазьдән кисеп ясаган кар бөртекләре арасыннан иң матурлары сайланды. Чара ахырында балаларның йөзләрендә күтәренке кәеф чагылса, букчаларына призлар һәм китаплар салынды.