"Наз"да Куныр мәдәният йорты концерты.

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

2016 елның 8 ноябрендә Балтач районы “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенә Куныр мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия концерты белән килделәр. Закирова Разия Гайфетдин кызы җитәкчелегендә оештырылган концерт бик күңелле узды. 

Концерт программасында дәртле биюләр, моңлы җырлар, баянист Зиятдинов Фәнис һэм гармунчы Зөлфәт Зиятдиновның моңлы көйләре белән бергә аралашып барды. Йөрәк түреннән чыккан җырлар һәрберсе үзенә бер тарихка ия иде. Концерт көчле кул чабулар белән тәмамланды. 

“Наз” да тернәкләнү узучы инвалидлар, пенсионерлар Куныр мәдәният йорты хезмәткәрләренә үз теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International