2016 нче елның 8 ноябрендә Балтач районы “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенә Кунырмәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия концерты белән килделәр. Закирова Разия Гайфетдин кызы җитәкчелегендә оештырылган концерт бик күңелле узды.
Концерт программасында дәртле биюләр, моңлы җырлар, баянист Зиятдинов Фәнис һэм гармунчы Зиятдинов Зөлфәтнең моңлы көйләре белән бергә аралашып барды. Йөрәк түреннән чыккан җырлар хәрберсе үзенә бер тарихка ия иде. Концерт көчле кул чабулар белән тәмамланды.
“Наз” да тернәкләнү узучы инвалидлар, пенсионерлар Куныр мәдәният йорты хезмәткәрләренә үз теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерделәр.