Малмыждан Чепьяга тәҗрибә уртаклашырга килгәннәр.

2016 елның 8 ноябре, сишәмбе

Кеше нинди генә өлкәдә эшләмәсен, башкаларның эш үрнәкләрен күреп, өйрәнеп кенә уңышларга ирешә ала. Аеруча чит төбәкләргә барып кайтсаң, чагыштырыр әйберләр күп була. 
Җәй аенда район үзәк китапханәсе Малмыж үзәк китапханәсендә "Я здесь живу, и край мне этот дорог" өлкәара семинарда катнашты. Семинарда шулай ук Чепья авыл китапханәчесе Зәлия Зиатдинова да бар иде. Ул районыбызның көнкүреше белән таныштырганнан соң, китапханә эшендәге тәҗрибәләре белән уртаклашты, яңа эш алымнары турында сөйләде. Чыгыш өчен презентация дә әзерләнгән иде. Күршеләр безнең эш алымнарына сокландылар һәм безгә килергә дә теләкләре барын җиткерделәр. Һәм менә Малмыж районының авыл китапханәчеләре берәм-берәм кунакка да килә башладылар. Ноябрь башында килгән Пар-Китәк авылы китапханәчесе Трухина Алефтина Николаевна журналларның шактый булуына, яңа китапларның күплегенә, интернет эшләвенә, җиһазларга, матурлыкка үзенең соклануын яшермәде. Китапханәчеләр алга таба да элемтәләрне югалтмаска, һәрдаим тәҗрибә белән уртаклашып торырга дип саубуллаштылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International