Рәкыйбә Хафиз кызы Шәфигуллинага 2 ноябрь көнне 90 яшь тулды.

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

   Шеңшеңәр авылында яшәүче Рәкыйбә Хафиз кызы Шәфигуллинага 2 ноябрь көнне 90 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Шеңшеңәр авыл җирлеге башлыгы Раузит Галиев, җаваплылыгы чикләнгән «Маяк» җәмгыяте рәисе Хәлил Хаҗиевлар изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International