«Көзге каникул» акциясе башланды.

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

2016 елның 9 аенда республикабыз юлларында балалар катнашы белән 473 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда 11 баланың гомере өзелеп, 498 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, аварияләр саны 44кә арткан, үлүче балаларның саны 2гә кимегән, ә яраланучылар 47 балага арткан. Яшь җәяүлеләр катнашы белән булган аварияләрнең артуы ЮХИДИ хезмәткәрләрен бик тә борчуга сала. Караңгы вакытта юлда йөргәндә балаларга мәҗбүри рәвештә яктылык кайтаручы элементлар булдыру сорала. Балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмау һәм балаларның көзге каникуллары вакытында аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр «Көзге каникул» дигән профилактик акция үткәрелә. Акция вакытында рейдлар үткәреләчәк һәм яктылык кайтаручы элементлар өләшенәчәк. Аеруча игътибар балаларны махсус тоту җайланмасыз йөрткән һәм куркынычсызлык каешларын эләктермәгән шоферларга биреләчәк. Һәркемнең дә баласы үзенә бик кадерле, шуңа күрә балабызны машинага утырткач та аның куркынычсызлыгын кайгыртыйк, эш үткәч үкенерлек булмасын. 


Балтач ЮХИДИ бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International