РАЙОН БАШЛЫГЫ РАМИЛ НОТФУЛЛИННЫҢ АВТОТРАНСПОРТ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ КӨНЕ БЕЛӘН КОТЛАВЫ!

2016 елның 29 октябре, шимбә

Октябрь аеның соңгы якшәмбесе автомобиль йөртүчеләр көне буларак билгеләп үтелә. Руль артында хезмәт куйган һәркемне һөнәри бәйрәм–автотранспорт хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Гаиләләрегезгә бәхет-куанычлар, үзегезгә саулык-сәламәтлек һәм иминлек телим. 
Районыбызның социаль икътисадый үсеше өчен сез үзегездән бик күп өлеш кертәсез. Меңәрләгән тонна йөк ташып, райондашларыбызны азык-төлек товарлары, төзелеш материалары белән тәэмин итәсез. Быелгы урып-җыюда нәтиҗәле хезмәтегез күләмле булды. Пассажирлар ташуда эшләүчеләрнең хезмәте үтә дә җаваплы һәм кыйммәтле. Машиналар көннән-көн арта барган бу чорда, хөрмәтле шоферлар, сездән зур осталык, нык игътибар таләп ителә. Юллардагы тыныч, имин хәрәкәт сездән тора. Көндезен дә, төнлә дә руль артына утырырга, кирәк урынга вакытында барып җитәргә кирәк чакта, минуты да хәлиткеч мизгелләрдә нәкъ менә сезгә мөрәҗәгать итәбез.Сәфәрләрегез һәрчак хәерле булсын, хәвеф-хәтәрләр сезне урап үтсен. Ике яклы юллар төзелеп, сезгә рәхәтләнеп йөрергә мөмкинлекләр күбрәк тудырылсын. 

Ихтирам хисләре белән, Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International