28 октябрь көнендә, Балтач районы ГХАТ бүлеге залында яшь 14 яше тулган гражданнарга паспорт бирү тантанасы булып узды. Бу чараны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова ачып җибәрде. Паспорт килеп чыгу тарихына тукталып узганнан соң, яшь гражданнарыбызны бүген кулларына мөһим документ алулары белән котлады. Шулай ук бу тантанада район миграция бүлеге белгече Людмила Хөснетдинова да катнашты, ул балаларга куллар куйдырып паспортларын тапшырды. Бу чара уңаеннан, Рәсәй гимны яңгырады. Истәлекле фотолар ясалды.