4 ноябрь көнне «Балтач» спорт комплексында бертуган абыйлы-энеле Таҗетдиновлар призына бадминтон буенча районкүләм ярышлар була. Ярышлар дүрт төрдә үтәчәк:
- 2002-2004 нче елгы кызлар һәм егетләр арасында;
- 2005 нче елгы һәм кечерәк яштәге кызлар һәм малайлар арасында;
- 40 яшькә кадәрге ирләр һәм 35 яшкә кадәрге хатын-кызлар арасында;
- өлкәннәр арасында була.
Теркәлү вакыты 9.00 – 9.30 сәгатьтә. Уен сәгать 10.00да башлана.
Бадминтонны үз итүче райондашларыбыз, сезне бу чарага көтеп калабыз!