“Халыклар дуслыгы” музее

2016 елның 22 октябре, шимбә

2016 елның 21 октябрьдә “Социаль туризм» программасы кысаларында «Наз» тернәкләндерү  бүлекчәсендәге тернәкләнүчеләр Чепьяда урнашкан  «Халыклар дуслыгы» музеена сәяхәт кылдылар.  Татарстан республикасындагы күпмилләтле: татар, рус, мари, чуваш, удмурт халкының тормышын  тасвирлаган заманча музей - 9 күргәзмә залыннан тора. Музейда шушы якның тарихы, бу якта яшәгән халыкларның тормышы, көнкүрешен тасвирлаган экспонатлар, фотокүргәзмәләр тупланган. “Безне заллардагы экспонатларның, мәгълүматларның күплеге, бу якта яшәүче халыкларның дуслыгы шаккатырды”,- диеп, үзенең кичерешләре белән уртаклаштылар.  Тернәкләнүчеләр музей Һәм «Наз» тернәкләндерү  бүлекчәсендәге хезмәткәрләренә теләк, тәкъдимнәрен җиткерделәр. Музейдан алар күп мәгълүмат туплап, сөенеп, канәгать  булып кайттылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International