Библиографик дәрес

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

19 октябрь көнне Балтач урта мәктәбенең 6А сыйныф укучылары Гарифуллина Нурия Котдусовна җитәкчелегендә   Балтач үзәк балалар китапханәсендә  кунакта булдылар. Укучылар китапханәбезнең төрле бүлекләренә сәяхәт кылганнан соң, китапханәнең уку залында библиографик дәрестә катнаштылар. Дәрестә китапханәче китап укучыларыбызны энциклопедияләр, сүзлекләр, газет, журналлар  белән таныштырды, районыбыздагы, Татарстандагы, Россиядәге китапханәләр турында кинофильм карадылар, библиографик уенда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International