Балтачта ат чабышы сезоны ябылды.

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

2016 елның 16 сентябрендә - сары көзнең ямьле көнендә ат чабышы сезонын ябу уңаеннан, "Сабантуй" паркы янындагы мәйданда "Татарстан" авыл хуҗалыгы җәмгыяте призына ат чабышлары булды.

"Татарстан" җәмгыте инде озак еллардан бирле нәселле һәм чабышкы атлар үстерү, үрчетү һәм ярышларга әзерләү белән шөгыльләнә. Сабантуйларында, башка төрле бәйрәм уңаеннан үтә торган ат чабышларында әлеге җәмгыять атлары җитезлекләре белән сынатмый, призлы урыннар яулап килә. 

Бүгенге ярышның алдынгы җайдаклары һәм чабышкылары белән таныштырабыз. Чабышкыларны 5 төргә бүлеп ярыштырдылар. "Татарстан" җәмгыятенең җитәкчесе Айнур Нотфуллин әлеге ярышта катнашучыларга рәхмәтен белдерде һәм бүләкләрен тапшырды.

Ярымтокымлы айгырлар арасында 2000 мертга :
Беренчедә - "Кызыл юл" хуҗалыгыннан "Буян" кушаматлы аты белән Вильнур Гарифуллин, икенчедә - Арча районы Кырлай авылыннан "Хитрый" аөгыры белән Илназ Шакирҗанов, өченчедә - "Татарстан" җәмгыятенең "Тарлау" аты белән Ранис Таҗетдинов. 

Ярымтокымлы бияләр арасында 1400 метрга:
1 - "Сосна"дан данлыклы "Санадор" белән Рәмис Таҗетдинов;
2 - "Сорнай"дан "Шанель" белән Сергей Изосимов;
3 - "Кама"дан "Аккра" белән Нурсил Әхмәтҗанов.

Чиста токымлы айгырлар арасында 2000 метрга:
1 - "Кызыл юл"дан "Браун Швайк" аты белән Эдуард Митрофанов;
2 - Тимирязев исемендәге җәмгыятьтән "Виктори" белән Шамил Гарипов;
3 - Арчадан "Шумный Бор" белән Салават Бикбаев.

Чиста токымлы бияләр арасында 1400 метрга ике ат кына ярышты:
1- "Татарстан"нан "Асыляр" кушаматлы чабышкысы белән Рушан Латыйпов;
2 - "Активист"тан "Бадалина"сы белән Ринат Әсхадуллин.

Гарәп токымлы атлар арасында 1600 метрга чабышта:
1 - "Бөрбаш"тан "Плезара" белән Рузил Сафин;
2- шулай ук "Бөрбаш"тан "Паша" Фирзәр Гыйниятуллин;
3 - "Маяк"тан "Пембида" аты белән Ринат Шәйхетдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International