Өлкәннәр көне уңаеннан агымдагы елның 11 октябрендә “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенә Арбор мәдәният йорты хезмәтчәннәре хәйрия концерты белән килделәр. Концертны мәдәният йорты җитәкчесе Габделхаков Марат баянда көй уйнау белән башлап җибәрде. Әлеге чара төрле шаян мәзәкләр, такмаклар, дәртле биюләр, моңлы җырлар белән бергә аралашып барды. Концертның беренче минутыннан ук бәйрәмчә кәеф хөкем сөрде. Рафилә Хадиева, Аклимә Хәбибуллина һәм Зәлидә Галимовалар башкарган җырлар өлкәннәребезнең күңелендә якты истәлек булып кереп калды. Тернәкләнү узучылар әлеге матур концерт күрсәткәннәре өчен оештыручыларга рәхмәтләрен, теләкләрен җиткерделәр.
Мондый чаралар тернәкләнү узучыларның күңелләрен күтэреп алга таба яшәргә көч, сәламәтлекләрен ныгыту өчен мөмкинлек бирә.