Алтын көзнең көтеп алган бәйрәмнәренең берсе булган өлкәннәр көне күңелләргә мәрхәмәтлелек, җаннарга илаһи бер җылылык өсти. Беренчедән сары төскә кергән табигать үзенең салават күперенә тиң нәфис сүрәтләре белән җиһанга кабатланмас сихри бизәкләр бүләк итсә, икенчедән кешелекнең асыл затлары өлкән буын вәкилләренә игътибар, ихтирам хисләре арта. Яңгул китапханәчеләре оештырган ,,Картлыкны шатлык итеп “ –дип исемләнгән бу чара да матур хатирәләрне, күңелле мизгелләрне үз эченә алган бәйрәм буларак истә калды.Кичәгә килгән өлкәннәргә чәй өстәле артында яңа китапларга обзор үткәреп,әле картаймыйча,сәламәт булып безнең китапханәнең озак еллар китап укучысы булуларын теләдек.