Агымдагы елның 10 октябрендә “Наз”тернәкләндерү бүлекчәсендә “Өлкәннәр ункөнлеге” уңаеннан Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Балтач муниципаль районының Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гатиятуллина Алсу Фариз кызы һәм “Наз” социаль хезмәт күрсәтү директоры Ахмадиева Гөлнара Айдар кызы, Арча районы буенча Дәүләт алькогол инспекторының әйдәп баручы белгече Сафина Гөлназ белән очрашу булып узды. Әңгәмәдә мөмкинлеге чикле кешеләр, пенсионерлар өчен социаль түләүгә кагылышлы мәсәләләргә ачыклык кертелде. Өлкәннәр көне уңаеннан тернәкләнүчеләрне бәйрәм белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.