2016 нче елның 13 октябрендә “Социаль туризм» программасы кысаларында Чепьядагы социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы инвалидлар hәм пенсионерлар татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗатына багышланган “Тукай – Кырлай” музеенда экскурсиядә булдылар.
Г.Тукайның музеена кергәч тернәкләнүчеләр әкият иленә чумдылар. Аның шигырьләре, хикәяләре, әкиятләре тормышчан, әхлак тәрбиясенә нигезләп язылган. Өлкәннәребез шушы музейда аның истәлегенә куелган сыннар, язучыны тасвирлаган күп төрле материаллар, әкият геройлары, язучының китаплары белән таныштылар. Экскурсия ахырында тернәләнүчеләр музей хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткереп, иҗат уңышлары теләделәр.
Әлеге чаралар инвалидларның һәм пенсионерларның социаль активлыгын һәм аралашу мөмкинлеген арттыра.