“Өченче буын” спартакиадасы елдан-ел активлаша.

2016 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген  13 октябрь көнне  “Балтач” универсаль спорткомплексында район күләмендә пенсия яшендәге өлкәннәр арасында уздырыла торган традицион рәвештә  “Өченче буын” спартакиадасы булды.

“Бу чара быел VI тапкыр үткәрелде.   Башлаган елларда авыл җирлекләреннән  командалар китертү белән авырлыклар  булды. Ветераннарны бу ярышка тарту, катнаштыру беркадәр ят  күренеш иде. Ә соңгы елларда спартакиаданың дәрәҗәсе артты,  ветераннар үзләре теләп катнашалар. Хәтта кайчан була инде, дип кызыксыналар. Быелгы спартакиадада күпчелек командалар составы да яңарган”, диде район  яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин.

Спартакиадада 15 авыл җирлеге катнашты. Тик кызганыч, быелгы ярышларда Шеңшеңәр, Яңгул һәм Урта Көшкәт авыл җирлекләреннән командалар юк иде. Урта Көшкәттән соңгы өч елда команда туплап алып килгәннәре юк, дип белдерделәр.

 

һәр авыл җирлегеннән 9 катнашучыдан торган  командалар чакырулы. Ярышларның шарты буенча ир-атларның яше – 60 яшьтән, хатын-кызларныкы 55 яшьтән түбән булмаска тиеш. Шулай итеп, өлкәннәр – шахмат, өстәл теннисы, җиңел атлетика, дартс, боҗрага туп ату, мылтыктан ату буенча һәм  “Күңелле стартлар” дип исемләнгән катнаш эстафетада көчләрен сынадылар.

Командалар арасында беренчелекне Бөрбаш авыл җирлеге ветераннары яулады. Икенчедә – кунырлылар, өченче урында Пыжмара авыл җирлеге өлкәннәре.  
 

Ветераннарның барысына да Дипломнар, медальләр тапшырылды. Җиңүче команда Кубокка  ия булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International