“Өченче буын”спартакиадасында өлкәннәр көч сынаша.

2016 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

13 октябрь көнне  “Балтач” универсаль спорткомплексында район күләмендә пенсия яшендәге өлкәннәр арасында уздырыла торган традицион “Өченче буын” спартакиадасы була.  Әлеге чара район ветераннар Советы, яшьләр эше һәм  спорт бүлеге тарафыннан оештырыла.


Спартакиадада һәр авыл җирлегеннән 9 катнашучыдан торган  командалар чакырулы.   “Россия пенсионерлары берлеге”нең Казан буенча район бүлекчәләренең Ярышларның шарты буенча ир-атларның яше – 60 яшьтән, хатын-кызларныкы 55 яшьтән түбән булмаска тиеш.
Шулай итеп, өлкәннәр – шахмат, өстәл теннисы, җиңел атлетика, дартс, боҗрага туп ату, мылтыктан ату буенча һәм  “Күңелле стартлар” дип исемләнгән катнаш эстафетада көчләрен сынаячак.

“Өченче буын”спартакиадасының ачылу тантанасы сәгать 10.00да башлана. Өлкәннәребезгә көч биреп торырга рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International