Паспорт Россия Федерациясендә яшәүче һәрбер гражданинның шәхесен раслаучы төп документ.14 яше тулган һәм РФ территориясендә яшәүче һәркемнең паспорты булырга тиеш.Шуңа күрә әлеге яшькә җиткән һәр кешегә Рәсәй Федерадциясенең алтын гербы төшерелгән документ бирелә.Паспорт үз хуҗасының хокукларын, шулай ук Ватан алдындагы бурычларын раслый.Яңа ел алды көннәрендә, 22 декабрь көнне, районыбызның 10 яшь гражданына тантаналы төстә Рәсәй Федерациясе гражданины шәхесен раслаучы документ тапшырылды.
Дәүләт Думасы сүзләренчә, авыл хуҗалыгында хезмәт хакы икътисадның башка өлкәләрендәгедән ике тапкырга түбән.
Татарстаннан Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, парламентның түбән палатасы Аграр сәясәт комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин бүгенге көндә шәхсән үзенең һәм парламент буенча коллегаларының төп бурычы – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең хезмәт хакларын арттыру, дип белдерде. Хәзер ул икътисадның башка өлкәләрендәгедән ике тапкырга түбән. Парламент вәкиле бу хакта «Бердәм Россия» Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитетында «Партия лигасы» дискуссия клубында җиткерде.
"Авыл җирлеге идарәләре, мәдәният, мәгариф учреждениеләре территорияләрен кар һәм ясалма әзер сыннар белән бизәү эше соңлап булса да тәмамланды. Бу өлкәдә балалар бакчалары һәм мәктәп коллективларына үз террторияләрен матур итеп бизәгән өчен рәхмәт белдерәм", диде район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров.
Балтач муниципаль районының Смәел авыл җирлеге һәм Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчеләренә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тантаналы төстә машина ачкычлары тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов смотр-бәйгедә җиңүчеләргә барлыгы 100 автомобиль ачкычы тапшырды. Ул автомобиль паркын яңарту җирле үзидарә органнары эчшәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрергә этәргеч булыр дигән ышанычын белдерде.
21 нче декабрь көнне Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясендә районыбызның мәгариф өлкәсендәге яшь җитәкчеләр өчен семинар булып узды. Гимназия укытучылары югары дәрәҗәдә әзерләнгән ачык дәресләр, тәрбия сәгатьләре күрсәтте. Үрнәк педагогик киңәшмә әти-әниләрне, укучыларны һәм укытучыларны сыйфатлы белем алуга һәм бирүгә мотивлаштыру алымнарына багышланган иде. Әлеге семинар балаларның тормышта югалып калмыйча, җәмгыятьтә үз урыннарын табуда мәктәп тәрбиясенең әһәмиятле роль уйнавын чагылдырды.
Чепья урта мәктәбенең 1-5 сыйныф укучылары ясаган кул эшләреннән "Яңа ел" бизәкләре күргәзмәсе оештырыла. Ә иң яхшы дип бәяләнгән эшләр музей хезмәткәрләре тарафыннан сайлап алынып, гыйнвар аенда "Халыклар дуслыгы" музеена күргәзмәгә куелачак. Шулай ук әлеге эшләр музейның эшчәнлеген күрсәтеп бара торган социаль челтәрдә дә урын алачак. Билгеле инде, җиңүчеләрне бүләкләр көтә.
Хөрмәтле райондашларыбыз һәм кайткан кунаклар, сезне "Халыклар дуслыгы" музеенда көтеп калабыз!
Район башлыгы Рамил Нотфуллин тарафыннан авыл хуҗалыгы җәмгыяте җитәкчеләренә бер гектар чәчүлек җиренә 80 кг. тәэсир итү көче белән ашлама тупларга, шуның 40 килограммын ел азагына кадәр булдырырга, дигән бурыч куелган иде. Инде бу өлкәдәге эшчәнлеккә беркадәр бәя бирергә дә мөмкин. Чөнки ашламаны тиешле күләмдә тупларга санаулы көннәр калып бара.
Пенсия системасы бер урында гына тормый, ул үсә, үзгәрә. Пенсия түләү турында беренче тапкыр телгә алулар бик борынгы заманнарга барып тоташа. Елъязмаларга күз салсак, князьләр һәм гаскәр башлыклары, сугышчыларының ашау-эчүләре турында гына кайгыртмыйча, яраланган очракта һәм картлыкта тормышларын матди яктан тәэмин итүне дә хәл итә башлаганнар. Хезмәттән киткән сугышчыларга “Сәламәтлекләрен ныгыту өчен” дип аталган беренче түләүләр патша Алексей Романов чорында, 1663 елдан башкарыла.
29 декабрь - пәнҗешәмбе көнне районыбызда ике җирлектә - Балтач бистәсендә һәм Чепья авылында бәйрәм алды ярминкәләре булачак.
Биредә районыбызның авыл хуҗалыгы һәм оешма-предприятиеләре, эшмәкәрләре җитештергән товар-продукцияләр тәкъдим ителә. Ярминкә иртәнге сәгать 7.00дә башланып китә.
Яңа елның элек-электән килә торган үзенчәлекле, шул ук вакытта могҗизага тиң бер бүләге бар, ул - лотерея. Алдан-ала сатып алып куйган шул лотерея билетына "Нәрсә чыгар, нинди бүләк отармын икән?" дип кем генә уйламый икән... Быел да райондашларыбыз бу бәхетле мизгелдән Кыш бабай бүләгеннән мәхрүм калмаячак.