Ашламаны тиешле күләмдә тупларга санаулы көн калды.

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

Район башлыгы Рамил Нотфуллин тарафыннан авыл хуҗалыгы җәмгыяте җитәкчеләренә бер гектар чәчүлек җиренә 80 кг. тәэсир итү көче белән ашлама тупларга, шуның 40 килограммын ел азагына кадәр булдырырга, дигән бурыч куелган иде. Инде бу өлкәдәге эшчәнлеккә беркадәр бәя бирергә дә мөмкин. Чөнки ашламаны тиешле күләмдә тупларга санаулы көннәр калып бара. 

22 декабрь көненә алынган күрсәткечләрдән күренгәнчә, районда бу бурычны арттырып үтәгән хуҗалыклар да бар. Мәсәлән, Тимирязев исемендәге җәмгыять - бер гектар чәчүлек җиренә - 68,3 кг., "Татарстан" хуҗалыгы - 56,6 кг. , "Алга" - 55,0 кг., "Сосна" - 48,4 кг., "Маяк" - 46,4 кг., "Бөрбаш" - 45,0 кг., "Труд" - 44,4 кг., "Дуслык" - 43,4кг., "Кама" - 42,6 кг., "Яңа тормыш" - 42,2кг., "Сорнай" - 40,9 кг., "Кызыл юл" - 40,8 кг. күләмендә ашлама туплый алган. Ә Тукай исемендәге хуҗалыкта бу күрсәткеч - 21,9 кг. булса, "Уңыш"та ул 15,4 кг. гына. Ә калган 6 хуҗалык - "Арбор", "Игенче", "Борнак", "Якты юл", "Смәел", "Активист" ел тәмамланганчы тиешле күләмне булдырырга тырышалар. 

Район буенча караганда, бер гектар чәчүлек җиренә туры килә торган ашламаның күләме уртача 43,2 кг.ны тәшкил итә. Барлыгы районда 4449,9 тонна күләмендә аммиак суы; 105,4 тонна аммиак селитрасы кайтартылган, калган өлеше катлаулы ашлама төрләре.

"Районда 2017 ел уӊышы турында фикерләгәндә, басуга кертәсе минераль ашламаларга зур әһәмият бирелә. Район игенчеләре безнеӊ җирлектә мул уӊыш алуныӊ төп шарты тиешле дәрәҗәдә минераль ашламалар куллану икәнен яхшы белә. Чыннан да, ашламадан башка тотрыклы, мул уӊыш алып булмаганы һәркемгә билгеле. Район туфрагына ашлама кертмәсәӊ, гектарыннан 10-15 центнердан артык уӊыш җыеп алып булмаячак. Моныӊ шулай икәнен күмәк хуҗалыкларда дистә еллар буе тупланган тәҗрибә ачык күрсәтә. Әмма, кызганыч, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренең барысында да бу мәсьәләгә бердәй игътибар бирелә, дип әйтә алмыйбыз", ди бу мәсьәләгә карата үз фикерен белдереп, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенеӊ баш агрономы Мәсхүт Гарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International